Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
шахмат

Шахмат буенча ярышлар узды

Ярышта гомуми белем бирү мәктәпләреннән 12 команда катнашты.

2024 елның 22 март көнне АШЫТ мәдәният-спорт комплексында Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XVIII Спартакиада кысаларында шахмат буенча ярышлар узды. Ярышта гомуми белем бирү мәктәпләреннән 12 команда катнашты. Ярыш районда шахмат төрен популярлаштыру, сәлатле уенчыларны сайлап алу, укучылар арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан үткәрелде. Барлык уенчылар да лаеклы катнаштылар. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Кызлар арасында:
1 урын — Гарипова Инзиля — Күңгәр мәктәбе;
2 урын — Мавлетдинова Залия — Олы Әтнә мәктәбе;
3 урын — Гиниятуллина Мадина — Олы Әтнә мәктәбе.
Егетләр арасында:
1 урын — Шарафиев Самат — Күңгәр мәктәбе;
2 урын — Галиев Инсаф — Күшәр мәктәбе;
3 урын — Хамидуллин Инсаф — Күлле-Киме мәктәбе;
Командалар арасында:
1 урын — Олы Әтнә мәктәбе;
2 урын — Күңгәр мәктәбе;
3 урын — Олы Мәңгәр мәктәбе.
Ярышта җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр, 1 урын алган команда күчмә кубок белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев