22нче март көнне Әтнә шахмат лигасында соңгы тур уеннары уза. Спорт мәктәбенең шахмат буенча тренеры Раил Шакиров шул хакта хәбәр итте.
8нче март көнне чираттагы уеннар узды. Бу юлы хатын-кызлар катнашмады. исегезгә төшерәбез, Әтнә шахмат лигасында 4 төркем: хатын-кызлар, кызлар, ир-егетләр һәм ир-малайлар чыгыш ясый. Әлегә башта санап узган өч төркем буенча конкрет саннарны да, фаворитларны да атап булмый.
Ә менә ир-малайлар төркемендә фаворитлар билгеле. "Әлегә Олы Әтнә мәктәбеннән Самат Шәрәфиев, Күшәр мәктәбеннән Инсаф Галиев, Олы Әтнә мәктәбеннән Раяз Сәгъдиев алда баралар", - диде тренер.
Ә 23 март көнне тренер һәм аның шәкерте - районда иң көчле шахматчыларның берсе Азалия Мифтахова чираттагы тапкыр Россия кубогы өчен барган көрәш Олимпын яуларга дип Казанга юл тоталар.
Фото редакция архивыннан алынды.
Нет комментариев