Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Россиядә кешеләрдә маймыл чәчәк авыруының беренче очрагын ачыклаганнар

Россия кешесендә маймылларда очрый торган чәчәк авыруы ачыкланган. Бу – илдә беренче очрак, ул Европадан кайткан егеттә расланган, дип хәбәр иттеләр журналистларга Роспотребнадзорың матбугат хезмәтендә. РИА Новости шул турыда яза.

«Авыру егет Европа илләреннән кайткан һәм тәнендә бу чиргә хас тимгелләргә зарланып, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән», – диелә ведомствоның пресс-релизында.

Авыруның җиңел формада үтүе һәм егетнең гомеренә куркыныч янамавы турында хәбәр ителә. Ул башка кешеләрдән изоляцияләнгән һәм йогышлы чирләрне дәвалый торган медицина оешмасында ята.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзорда) билгеләп үтелгәнчә, «инфекцияне алга таба тарату мөмкинлеге туктатылган».

Ведомствода шулай ук маймылларда очрый торган чәчәк авыруын ачыклау өчен илдә реагентлар җыелмалары җитәрлек булуын белдерделәр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев