Татарстанда тагын 250 кеше яңа коронавирус инфекциясен йоктырган, 49 кеше хастаханәгә озатылган.
Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Инфекция йоктыручылар арасында 18 яшькә кадәрге балалар - 26 кеше», - дип искәрттеләр ведомствода.
Казанда – 116, Чаллыда – 35, Түбән Кама районында – 12, Яшел Үзән районында 9 очрак ачыкланган.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 140 874 очрагы расланган, 134,7 мең кеше (шуларның 121е – узган тәүлектә) терелгән.
Республикада барлыгы 2 511 522 кеше (шуларның 766сы – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 1,9 миллионнан артык кеше икенче дозаны да алган. 288 845 кеше ревакцинация узган.
Нет комментариев