Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда алтынчы көн рәттән йөздән артык кеше Covid-19 йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда 131 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.

Соңгы алты көн дәвамында көн саен ковид йоктыруның йөз яңа очрагы теркәлә.

Узган тәүлектә Covid-19 белән 86 кеше хастаханәгә озатылган, бер кеше үлгән. 27 пациент коронавирустан терелгән. Бу хакта Коронавируска каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәр итә.

Алдагы көндә ковид йоктыру очраклары артуы аркасында республика электр транспортында хезмәткәрләр өчен битлек режимы кертелде. Соңрак, шулай ук пассажирларга да битлек киеп йөрергә киңәш ителгәнлеге билгеле булды.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында битлек режимын кабат кертергә һәм халыкны ревакцияләү эшен көчәйтергә кушты. Ул төбәктә яшәүче һәр бишенче вакцинацияләнгән кеше генә кабат прививка ясатканын әйтте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев