Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирусның яңа 39 очрагы расланган

Татарстанда Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 39 очрагы ачыкланган.

Алдагы көнне 40 очрак теркәлгән булган. Бу хакта стопкоронавирус.рф сайтында урнаштырылган мәгълүматлардан билгеле булды. 

17 авыру хастаханәгә салынган. Алдагы көнне хастаханәләргә  инфекция йоктырган 36кеше китерелгән булган. 
2022 елның 18 июленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда пандемия башланганнан бирле рәсми рәвештә авыруның 153 288 очрагы расланган. Республиканың 149 687 кешесе сәламәтләнгән. Шул ук вакытта икенче көн инде  савыккан пациентлар турында хәбәр ителми. 

Шуның белән бергә, төбәктә узган тәүлектә коронавирустан үлгән бер генә кеше дә рәсми рәвештә теркәлмәгән. Шулай итеп, Татарстанда Covid-19 вирусыннан вафат булганнарның гомуми саны элеккечә 1996 кала.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев