Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Кайбер кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли

Без катлаулы һәм буталчык заманда яшибез.Эшсезлекнең артуы, даими керем булмау, әхлак кыйммәтләренең кадере бетү, җәмгыятьтә аерым катлаулар барлыкка килү гадәти күренешкә әйләнеп бара.

Әмма шундый ыгы-зыгылы тормышта да кешелеклелек сыйфатларын югары куючы, үз эшләренә җаваплы караучы, фидакарь кешеләр дә бар. Аларны аерып күрсәтергә мөмкин. Ярдәм кулы сузып, җылы сүз өйтүчеләр, башкаларның хәленә керүчеләр алар.

Мин сезгә волонтерлар турында сөйләп үтмәкче булам. Волонтёрлар – иң элек, битараф булмаган, игелекле кешеләр дияр идем. Алар еш кына иң авыр вакытларда ярдәмгә киләләр, мондый ярдәм волонтёрлык дип атала. Волонтёрлыкта кешеләргә булышу һәм төрле кеше катламнары белән аралашу мөмкинлеге бар. Бөтен кеше дә волонтёр була аламы соң? Әлбәттә... Моның өчен һәр кешедә чын күңелдән ярдәм итү теләге һәм җаваплылык беренче урында булырга тиеш.

Волонтерлык хәрәкәтләре елдан-ел үсә. Аларның республикабызда һәм гомумән илебездә үткән чаралардагы роле зур. Соңгы елларда республикада таралган коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә ярдәмчесез калган өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ялгызларга волонтерларның күрсәткән ярдәмнәрен ассызыклап үтәргә мөмкин. Кибеттән кирәкле продукцияләрне, аптекалардан кирәкле даруларны алып китереп бирү аларның төп вазыйфаларының берсе булып торды.

Бүгенге көндә волонтерлык эше тагын да активрак рәвештә күренә башлады. Мобилизация турында бүген белмәгән-ишетмәгән кешеләр юктыр. Күп кешенең туганнары, дуслары, якын кешеләре Украинада барган хәрби операциягә чакырылды. Без алар белән горурланабыз, аларның һәрберсенең исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтуларын телибез. Шушы ир-егетләргә беркадәр ярдәм күрсәтү максаты белән безнең Әтнә районында да волонтерлар оешмасы эшләп килә. Алар җылы өс һәм аяк киемнәре, гигиена кирәк-яраклары, дарулар, фонарьлар, газ балоннары һәм җылыткычлар, гомумән, егетләргә кулланылышта кирәк булган төрле әйберләрне җыйнап, туплап һәм тәртипләп башка кирәкле таләпләрне дә үтәп ир-егетләргә озаталар. Бу эштә аларга райондагы төрле организацияләр, шул исәптән безнең мәктәп укытучылары һәм укучылары да ярдәм итте. Классташларым белән без дә кирәкле әйберләрне туплап тапшырдык. Волонтер көне уңаеннан районда бу юнәлештә актив катнашучы волонтерлар белән очрашу булды.

Меңләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, чит-ятка да ярдәм итә һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән ул үзенә, күңеленә канәгатьлек ала, игелек кыла, кешелек җәмгыяте каршындагы бурычын үти. Кешелек дөньясында һәрвакыт югары бәяләнгән һәм беркайчан да ярдәмчеллек кыйммәтен югалтмаячак. Яхшы күңелле кешеләр күбрәк булсын инде. Киләчәктә дә яхшылык яманлыкны җиңсен, күк йөзебез, киләчәгебез тыныч булсын иде.

                                                                                Камаева Ләйлә, Күәм авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев