Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Казанда яшәүче ир-ат иптәшенең җенес органын кисеп алган

Казанның Серов урамындагы йортларның берсендәге фатирда ир-атның аңсыз һәм кан эчендә ятуы турында полициягә хәбәр иткәннәр.

 Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, 59 яшьлек һәм 53 яшьлек ир-атлар табын корып утырган. Берникадәр вакыттан алар талаша башлаган. Аннары өлкәнрәге пычак алган һәм иптәшенә чәнчегән.

«Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булганча, һөҗүм итүче ир-ат иптәшенең җенес органын кисеп алган.

Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, ә һөҗүм итүче ир-атны тоткарлаганнар.

Хәзер тикшерү бара, аннары процессуаль карар чыгарылачак. Шулай ук тоткарланган ир-атка карата вак хулиганлык маддәсе буенча беркетмә төзелде, диделәр Тактарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев