Урлаганнар һәм суйганнар
Соңгы хәбәрләр

Урлаганнар һәм суйганнар

Кабат районда хайван урлап, сую очрагы ачыкланды.

"Күшәр авылында төнгегә дип бәйләп калдырган сыерны урлап, полосага алып китеп суйганнар. Шунда ук эшкәрткәннәр. Итен алып киткәннәр, ә эчәкләре калган. Әлеге эш буенча тикшерү бара", - дәп хәбәр итте эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.

Райондашлар! Берүк хайваннарыгызны төнгегә бәйләп калдырмагыз.


Нет комментариев