Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Күңгәр авылыннан 84 яшьлек Мөнирә апа да сайлауга килгән

Күңгәр авылында гомер итүче Мөнирә апа Шәдәлиева да билгеләнгән сайлау участогына үз тавышын бирергә килгән.

84 яшьлек Мөнирә апа Шәдәлиева 1007 номерлы сайлау участогына килеп, Россия Президентын сайлауда үз тавышын бирде.

- Инде күптән лаеклы ялда булсак та, безне кешегә санап, өйгә кадәр килеп сайлауга чакыргач, үзем килергә булдым, - дип елмая Мөнирә апа. 

Гомер буе колхозда хезмәт куя Мөнирә апа.

- Колхозда сарык карадым. "Атказанган колхозчы" исеменә лаек булдым. Сайлаулардан бервакытта да калганым булмады, - диде ул.

Үз тавышын биреп, сайлау тартмасына бюллетенен салган вакытта Мөнирә апа изге теләкләрен теләде: "Елларыбыз тыныч булсын. Пенсияләребезне вакытында биреп торсыннар. Яшьләребезгә эш булсын", - диде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев