Олы Әтнә урта мәктәбендә «Ачык ишекләр» көне үткәрделәр
Бүгенге көндә әти-әниләрне дә, укучы балаларны да кем булырга, нинди һөнәр сайларга дигән сорау нык борчый. Һөнәрләр бик күп - әмма күңелгә якынын табуы кыен.
Балаларга, бигрәк тә чыгарылыш укучыларына һөнәр сайларга ярдәм итү, яки нинди уку йортына укырга барырга кирәклеген күзаллау өчен Олы Әтнә урта мәктәбендә һәрдаим очрашулар булып тора. Яңа гына мәктәпкә Казан дәүләт энергетика университеты вәкилләре кайтты. Алар белән очрашу файдалы да булды.
Олы Әтнә урта мәктәбе базасында Казан дәүләт энергетика университеты “Ачык ишекләр” көне үткәрде.
Очрашуда университет ректоры Эдвард Абдуллаҗанонов шәхсән үзе дә катнашты. Шулай ук мәктәп директорлары, әти-әниләр, укытучылар, укучылар катнашты.
Иң куанычлысы әлеге чарада физика-математика юнәлешендәге сыйныф ачылу турында килешү төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев