15 февраль көнне совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 31 ел була.
Бу көнне районыбыз әфганчылары һәр елны бергә җыелып, хатирәләр яңарта.
Олы Мәңгәр авылы зиратына барып - Илдар Сафиуллин, Күшәр авылы зиратына барып Зөлфәт Хәйруллинның каберен зыярәт кылып, аларның гаиләсе, туганнары белән очрашалар. Мәктәп укучылары белән очрашалар.
Быел тагын бер яңалык, вакыйга - район үзәгендәге Әфганчылар һәйкәле янында митинг булачак.
Зират ачыласын хәбәр иткән идем http://atnya-rt.ru/news/sogy-khbrlr/tnd-fganchylar-ykle-bulachak
- Һәйкәлнең бер өлеше әзер, әле килеп җитмәгән җирләре бар, анысын җәй эшләп бетерербез инде, - дип, шатлыгын уртаклашырга керде безгә Раил Касыймов.
Фотосын тәкъдим итәбез. Әфган җирендә ятып калучыларның рухына дога булып барсын бу хәбәребез.
Раил Зарипов фотосы
Нет комментариев