Пенсионерларга 6 мең сум акча бирәләрме?
Соңгы хәбәрләр

Пенсионерларга 6 мең сум акча бирәләрме?

Интернет челтәрләрендә Мир картасы булган һәр пенсионерга 1 апрельдән 6 мең сум акча күчә башлый дигән хәбәр таралган.

Без бу информацияне Пенсия фондының Әтнә клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенә шалтыратып белештек. "Дөрес түгел, андый түләүләр каралмаган", - дип хәбәр бирделәр.

Райондашлар, берүк андый ялган сүзләргә ышана күрмәгез. Әгәрдә берәр түләү булса бу хакта хәбәр бирәчәкбез.


Нет комментариев