Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

16 марттан республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районының 2 мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында һәм муниципаль районнарда төрле вакыт аралыгында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан шәһәре мәйданчыкларының эшен карады.
Беренчел ярминкә нәтиҗәләре буенча барысы 71,1 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 106,8 тонна - яшелчә, шул исәптән 60,2 тонна - бәрәңге, 16,5 тонна - сөт, 44,1 тонна - шикәр комы, 246,1 мең данә тавык йомыркасы, 87,8 тонна - ит, шул исәптән 48,0 тонна сыер ите.
"Бүген беренче язгы ярминкә булуга карамастан,килүчеләр күп. Яшелчәләр белән сәүдә итү нокталарында аеруча зур шау-шу күзәтелә», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Ярминкәләр үткәрү өчен 33 муниципаль район, 787 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Ярминкәләр 2024 елның 28 апреленә кадәр планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев