Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Тәмле булсын

Гөлгенә Сабитовадан рецепт

Безгә кирәк була:

1) ит,
2) суган, сарымсак,
3) кишер,
4) болгар борычы,
5) бәрәңге,
6) томат пастасы,
7) тоз, борыч, тәмләткечләр,
8) 2 б.к. он,
9) сыек май һәм су.

Токмач өчен кирәк булачак:
1) 1 йомырка,
2) он ,
3) сыек май ,
4) укроп.

Эшләү тәртибе.
Итне турап, майсыз табада суы беткәнче кыздырасы. Аннан соң шунда май салып итне кыздырырга. Суган, сарымсак, борыч, кишер турап салырга, томат пастасы салып кыздырырга. Һәм шулар өстенә 2 б.к. он салып бераз гына кыздырырга да өстенә су салып, капкачын каплап пешерергә.

Токмачын ясар өчен 1 йомыркага әз генә сыек май тамызып болгатып, он салып токмач камыры ясарга. 5-10 минут өстен каплап ял иттергәннән соң, камырны юка итеп җәергә. Җәйгән түгәрәкне майлап, өстенә ваклап туралган укроп сибәргә һәм рулет кебек тыгызлап төрергә. Кечкенә кисәкләргә кисеп чыгарга.

Бәрәңге әрчеп , турап, итләр пешеп җиткәндәрәк итләр өстенә бәрәңге һәм кискән токмачларны салырга. Өстенә бәрәңгеләр күмелерлек итеп су салып ,тоз, борыч, тәмләткечләр , ваклап сарымсак турап сибәргә һәм сүрән утта пешерергә. Әгәр аш кебек кирәк булса суын күбрәк салырга була.
Бик тәмле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев