Арчада бүген булган фаҗигада 4 кеше һәлак булган
Юл-транспорт һәлакәте Курса-Почмак авылы янында була.
Бүген күрше Арча районында коточкыч юл фаҗигасе була. Беренчел мәгълүматлар буенча, Арча - Сөҗе юлында Renault автомобиле йөртүчесе идарәне югалта, каршы як полосага чыга һәм УАЗ автомобиле белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте Курса-Почмак авылы янында була.
Татарстан Прокуратурасы хәбәр иткәнчә, авариядә җиңел машина йөртүчесе - 57 яшьлек ир-ат, шулай ук 55, 35 һәм 64 яшьлек өч пассажир һәлак була.
Зыян күргән "УАЗ" йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. 18 +
Мәгълүмат Дәүләт автоинспекциясе телеграмм каналыннан алынды
Юлларда бозлавык, игътибарлы булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев