Әтнәдә ел башыннан 6 юл һәлакәте теркәлгән
Юл иминлеге

Әтнәдә ел башыннан 6 юл һәлакәте теркәлгән

Ел башланып кына китте. Тик юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары кимеми.

ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан саклык каешын такмаган 9 йөртүчегә, юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен бер җәяүлегә карата протоколлар төзелгән. Моннан тыш, 6 вак юл һәлакәте теркәлгән.

– Юлларда игътибарлы булыгыз. Шулай ук җәяүлеләр дә яктырткыч кайтару элементларын тагарга онытмасыннар иде, – дип кисәтә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.


Нет комментариев