Бала гомере - барыннан да кадерлерәк
Юл «тәҗрибәлеләрне» һәм «тәҗрибәсезләрне», «уңышлыларны» һәм «уңышсызларны» да аермый.
Җәйге каникуллар башланды. Хәзер авыл урамнарында, олы юлларда төрле техникаларда йөргән балаларны күпләп очратырга була.
Җәйге чорда балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен булдырмый калу һәм дә каникуллар алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшерү максатыннан, районыбызның юл иминлеге бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев белән сөйләшәбез.
– Җәйге каникуллар башланганчы, район мәктәпләрендә булган әти-әниләр җыелышларында катнаштык. Аларга юл йөрү кагыйдәләрен балаларга гел искәртеп торырга кирәклеген аңлатып үттек.
Үзегез үк күреп торасыз, каникуллар башлану белән мототранспорт – мотоцикллар, мопедлар, скутерлар һәм питбайклар белән идарә итүче балигъ булмаганнар саны кискен арта.
Бу җитди куркыныч тудыра: балалар һәм яшүсмерләрнең машина йөртү тәҗрибәсе дә, саклану өчен кирәк булган әйберләре дә юк. Кызганычка каршы, быел республикада мототехника катнашында яшүсмерләр һәлак булган юл-транспорт һәлакәтләре фактлары бар. Биектау районында 17 яшьлек мопед йөртүчесе Volkswagen автомобилен әйләнеп узу өчен каршы як полосага чыккан, шуннан соң бордюр ташына бәрелгән, аннары ауган. Нәтиҗәдә мопедның 17 яшьлек пассажиры урында ук вафат булды. Ул мотошлемсыз була. 29 майда Бөгелмә районының Иске Исаково авылында 14 яшьлек кыз, питбайк белән идарә иткәндә, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламаган, каршы як юлга чыккан, анда электр линиясе баганасына бәрелгән. Нәтиҗәдә ул урында ук вафат була, аның 13 яшьлек пассажиры зыян күрә. Питбайкны пассажирга әнисе сатып алган була. Аллаһ сакласын, безнең белән андый хәл булмас, дип әйтергә ярамый. Шуңа күрә дә, андый техникалар сатып алганчы, әти-әниләр тагын бер кат уйлансыннар иде.
Шуны да билгеләп үтәсе килә, әти-әниләр үз балаларына шундый «куркыныч уенчыклар» сатып алган очракта һәм алга таба алар катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлсә, алар РФ Җинаять кодексының «Балигъ булмаганнарның тормышына куркыныч тудыра торган гамәлләр кылуга җәлеп итү» турындагы 151.2 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Кайбыч районында суд әлеге маддә буенча ата-аналарны җинаять җаваплылыгына тарту турында карар чыгарган һәм 55 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгән (карар законлы көченә кергән инде).
– Без, адәм балалары, мондый фаҗига минем белән булмас, дип уйлыйбыз шул.
– Дөрес әйтәсез. Кызганычка каршы, фаҗига һәрвакыт диярлек – «минем белән берни дә булмаячак» дигән уй белән башлана. Ләкин юл «тәҗрибәлеләрне» һәм «тәҗрибәсезләрне», «уңышлыларны» һәм «уңышсызларны» аермый. Мототехника – күңел ачу өчен уенчык та һәм үз кыюлыгыңны исбатлау ысулы да түгел. Бу аек акыл һәм машина йөртү күнекмәләрен таләп итә торган көчле техника. Күпләр хаталы рәвештә питбайкларны һәм эндуроны мотоциклларга тиңлиләр. Чынлыкта – ул спорт инвентаре, һәм ул бары тик ябык трассалар һәм махсус мәйданчыклар өчен генә каралган. Гомуми файдаланудагы юлларга чыкканда, яшүсмер үз тормышын гына түгел, тирә-юньдәгеләрне дә куркыныч астына куя. Әти-әниләргә искәртеп үтәсе килә, питбайк та кәшәкә яки чаңгы кебек спорт өчен бик кирәкле әйбер, ләкин юллар өчен генә түгел.
Шулай ук юлларда велосипедта йөрүче балаларны да күпләп очратырга була. Әгәр бала велосипедта йөрсә, 14 яшьтән генә олы юлларга чыгарга мөмкинлеген һәм шлем кияргә кирәклеген тагын бер тапкыр кабатлап узасы килә.
Кыскача мәгълүмат
Агымдагы елның 1 июненә булган оператив мәгълүматлар буенча, 1106 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 116 кеше һәлак булган, 1343 кеше имләнгән. Юл-транспорт һәлакәтендә имгәнүчеләр саны кимүгә карамастан, һәлак булучылар саны артуы күзәтелә. Юл-транспорт һәлакәте саны 25кә кимегән. Һәлак булучылар саны 24 кешегә арткан. Тән җәрәхәте алучылар саны 79 кешегә кимегән.
– Айнур, иң күп кагыйдә бозу очраклары булып кайсы төр санала?
– Иң күп кагыйдә бозу – каршы як полосага чыгу белән бәйле. Оператив мәгълүматларга игътибар итсәк, ел башыннан 78 шундый юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә 39 кеше һәлак булган, 128 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Агымдагы елда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу белән бәйле 6500 (6461) юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга чик куйган (+ 7,5%; АППГ – 6 012). Искәртеп үтәсе килә, юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум күләмендә административ штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Кабат бозган очракта-бер елга идарә итү хокукыннан мәхрүм итү. «Өченче тапкыр» кабат административ җәзага тарту һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затларга карата җинаять җаваплылыгы да билгеләнгән.
– Мототехникалар турында күп сөйләштек, безнең районда да алар катнашында кагыйдә бозу очраклары теркәлдеме?
– Безнең районга килсәк, агымдагы елда 15 яшьлек яшүсмер питбайкта идарә иткәндә тоткарланды, Казаннан кайткан кунак егете.
Әтнә районынан өч егет электр самокат белән йөргәндә юл инспекторлары тарафыннан тоткарландылар. Һәм велосипедта йөргән бер бала юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен туктатылды.
Бу балаларның әти-әниләренә протоколлар төзелде. Әлеге кагыйдәләрне бозу очраклары буенча эш 5.35 маддәсе нигезендә балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелде.
Балалар катнашындагы юл һәлакәтләренә килгәндә, Аллаһка шөкер, безнең районда теркәлмәде. Моннан тыш, балаларны машинада махсус креслосыз йөрткәннәре өчен барысы 24 протокол төзелде.
Статистика күрсәткәнчә, бала-юлчылар катнашындагы күпчелек фаҗигаләр олыларның элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен исәпкә алмаулары нәтиҗәсендә була. Тизлек режимын сакламау, һава торышын исәпкә алмау – болар барысы да балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен реаль куркыныч тудыра. Кызганычка каршы, күп әти-әниләр автокреслоларны штрафтан котылу ысулы итеп кенә күрә. Балалар автокреслосы – бу Дәүләт автоинспекциясенең теләге түгел, ә әти-әни өчен иң кадерле булган балаларының тормышы һәм сәламәтлеген саклап кала.
Республика буенча агымдагы елда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 4000нән артык йөртүче административ җаваплылыкка тартылды.
Бер мәгълүмат җиткерәсе килә. 2026 елның 9 гыйнварыннан Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турындагы Федераль закон үз көченә керде. Аерым алганда, балаларны йөртү таләпләрен үтәмәгән өчен шоферларга – 5000 сум; вазыйфаи затларга – 50000 сум; юридик затларга – 200000 сум штраф каралган.
– Әти-әниләргә, балаларга, гомумән, һәркемгә дә җиткерәсе килгән теләкләрегез.
– Сабырлык, игътибарлылык – менә безгә ярдәм итүче юлдашлар. Һәрбер йөртүче, һәрбер юлчы, үзенең гамәлләре өчен җавап тотканын аңласа, юллар чынлап та имин юлларга әйләнер. Юлдагы һәр мизгелне кадерлик, тормышның, якыннарыбызның кадерен белик.
Әти-әниләргә дә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә. Балаларыгызга һәрдаим юл кагыйдәләрен исләренә төшерегез: юлны җәяүлеләр кичүе һәм светофорның яшел сигналына гына чыгарга кирәклеген, юлга чыгар алдыннан туктарга, башта сулга, аннары уңга һәм тагын бер тапкыр сулга карарга, барлык автомобильләрнең туктап, җәяүлеләрне үткәреп җибәрүләренә инангач кына чыгарга мөмкин икәнен аңлатсагыз иде. Җәйге каникулларыбызны исән-имин, хәвеф-хәтәрсез үткәрик.
– Әңгәмә өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев