Дүрт йөртүче исереклектә шикләнелә
Узган атна барышында район юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә барлыгы 15 административ протокол төзелгән.
Шулар арасыннан дүрт йөртүче спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыруда шикләнелә. Бу хакта безгә район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итә. “Әлеге йөртүчеләргә 30 мең сум штраф һәм ел ярымга йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный”, – ди ул. Атна барышында тугыз йөртүчегә куркынычсызлык каешы такмый йөргәнгә, берәр – иминият полисы һәм укылмаган номерга, каршы як полосага чыкканга, өч йөртүчегә документларын өйдә онытып калдырганга административ протоколлар төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев