Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

“Иң яхшы авыл җирлеге” башлыгы – Әтнә районында

Сөенечле хәбәребез бар.

Дүшәмбе, 26 ноябрь көнне, Лаеш мәдәният йортында  Татарстанда авыл халкының һәм кече хуҗалык рәвешләренең эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе башланды.

Анда Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Күки, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче муниципаль районнары башлыклары һәм авыл җирлеге башлыклары   катнашты.

 

      Татарстанда 26 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр зона семинар-киңәшмәләре узачак. Семинарлар уздыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Мостафин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар, Фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар Семинар-киңәшмәләр кысаларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларның баш санын саклап калу, авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.

 

Сөенечле хәбәр җиткерәбез: менә шушы киңәшмә башланган көнне авыл җирлекләре арасында барган республикакүләм бәйгегә дә нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйге нәтиҗәләре буенча районыбызның Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Вафа кызы Фатыйхова  “Иң яхшы авыл җирлеге” номинациясендә ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, премьер-министр, авыл хуҗалыгы министры М.Г.Әхмәтов кул куйган Диплом һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде.

   Котлыйбыз, Аида Вафа кызы!

Районыбызда гына түгел, республикабызда да иң яхшы авыл җирлеге Әтнә районында булуы белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев