Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Рамазанның хәле катлауланып китте

Ничә көн буе ут йотып, Рамазанның хәлен белешәбез, телибез, көтәбез. Ә вакыт бик акрын үтә һәм ул күп вакыт без дигәнчә дә түгел.

Барып төшүгә, Наилә Максут кызының башына суккан хәбәр: "Бәяләр артты бит, икеләтә түләргә кирәк булачак", дигәне булды.

Регистратурадан башлап, кәгазь тутырганнан һәр эш түләүле. "Миңа ник бәя артканлыкка хәбәр бирмәдегез, киләсен белдегез бит, дип сөйләшә торгач, операцияне элекке бәя белән ясарга риза булдылар табиблар",- ди Наилә.

     Бүген 11.00 сәгатьтә табиб -хирург ике кулның да чәнчи бармагын аерабыз һәм уртадагы бармакларны турайтабыз, дип аңлатып, әнисенә кул куйдырып, Рамазанны  операциягә алып кереп киттеләр. 4 сәгатькә якын вакыт кирәк булыр операциягә, дип аңлаттылар.  Һәм 15.00 сәгать тирәсендә Рамазанны операция ясаган блоктан алып чыктылар. Кызганыч, хәл көтелмәгән юнәлеш алу, бармак урынында сөяк өстендә сөяк булу, менә шул сөякне бер-берсеннән аеру читен булып, анда спицалар куелу,  тирене күчереп утырту сәбәпле, операция катлауланып, бер кулның бер бармагына гына операция ясалды. Спицалар бармакта бер ай торачаклар, ә кул гипста ике ай дәвамында булачак. Ә моны күтәрү  балага бик авыр булачак, дип аңлаталар табиблар.

Рамазанның наркоздан айнуын да ничә күз туземсезлек белән көттек. Әле бит башы да сау-сәламәт түгел, анысына да операция ясыйсы. "Айныса ярар иде, Алла ярдәменнән ташламас", дип теләдек.

Һәм Рамазан наркоздан чыкты, видеоларында кул селкегәнен күрдек. Инде бу балага калган сызлануларны кичерергә Аллаһы Тәгалә түземлек бирсен.

Операция ясаган табиб кереп, Рамазанны карап,   килеп туган хәлне аңлатканнан соң,  иртәгә Рамазанның икенче  бармагына операция ясау мөмкинлеге  хакында  сөйләшәчәкләрен әйткән.

- Мин бәлки без элекке бәя белән кергәнгә күрә бер генә бармакка ясаганнардыр, дип уйладым. Врачка да шул фикерне җиткердем. Безне бөтен Татарстан күзәтә, без халыктан җыелган акча белән килдек операциягә дип әйткән идем. Үзем улым наркоздан айныганга сөенәм, шул арада көенәм.... Безне әле дә ярдәменнән ташламаган игелекле кешеләргә бик зур рәхмәт. Әле дә  акча күчерүчеләр бар,  бик авыр вакытта ярдәм итеп, хәл сорашуыгызга да бик зур рәхмәт. Арты хәерле булсын инде, без уйлаганча гына булмый шул, - ди Наилә Максут кызы Мөбәрәкшина.

Аллаһы Тәгалә ни кирәген үзе белә булыр. Арты хәерле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев