20 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Койка эшли беләсезме?
Койка кайнату өчен 5-8 сәгать вакыт сорала, карт хайванның сөякле итләрен 10 сәгать дәвамында кайнатырга туры килә. Шәхсән үзем итләрне юып, пешекләп алгач, кичтән үк салкын суга салып калдырам. Канлы сүле суга чыга, шунлыктан пешерергә салгач, күбеге күп җыелмый. Иртән суын алыштырам. Койка пешерәсе савытның зур булуы, пешерергә салган сөякле...
-
Банк оешмаларына акча кертеп алданучыларга түләүләрнең икенче этабы 1 февральдән башлана
"ТФБ-финанс" компаниясе белән бәйләнеше булган 255 кеше 310 миллион сум акча алачак. (Казан, 20 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "ТФБ-финанс" компаниясе белән бәйләнеше булган 255 кеше юридик ярдәм алган. Суд карарлары буенча аларга 310 миллион сум акча түләнәчәк. Бу хакта кичә Татарстан прокуратурасының йомгаклау коллегиясендә билгеле булды. Белешмә өчен. "ТФБ-финанс" инвестицион...
-
Салкын тиюдән ничек сакланып була?
- Халык күп тупланган җәмәгать урыннарына барудан тыелып торырга, ягъни вирус таратучылар белән аралашмаска тырышырга, кулларны ешрак сабын белән юарга кирәк. Иң яхшысы - алдан ук гриппка каршы прививка ясатып кую. Кагыйдә буларак, без вакцинацияне көз көне үткәрәбез. Прививка грипп таратучы вируска гына түгел, шулай ук башка кискен салкын тию...
-
Әтнә районы - сөт һәм продуктлык ягыннан иң алда
Нәселле терлек үрчетә торган алдынгы һәм артта барган хуҗалыклар билгеле булды Нәселле терлекләрнең күп өлеше - Татарстанның төньяк районнарында. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җиткерә. Министр сүзләренчә, мисал өчен, Әтнә районы, барлык сыерлары...
-
22 яшьлек студент кыз югалган
Уфаның Совет районы тикшерү бүлеге Башкорт медицина университетының 22 яшьлек студенты Гүзәл Газетдинова югалу факты буенча җинаять эше кузгаткан. "Башинформ" хәбәр итүенчә, кыз Минһаҗев урамындагы тулай торактан 16 гыйнвар иртәсендә чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Моңарчы кызның өен ташлап чыгып киткәне булмаган. Тулысы белән укыгыз: http://intertat.tatar/hewef_heter/22-yashlek-student-kyz-g-z-l-gazetdinova-yugalgan/
-
Күәм авылында - "Кышкы урам" авыл бәйрәме, әле өлгерәсез
Бу минутларда Күәм авылының мәдәният йорты каршында бәйрәм гөрли. Кайнар коймак, тәмле чәй... һәм кышкы уеннар. Матур гадәткә кергән бу уеннарда олысы да кечесе дә теләп катнаша. Авылның мәдәният йорты җитәкчесе Фәрит Борһанов авылдашларыннан канәгать, чөнки активлар. Ә катнашучылар тагын да. фотоларда - узган елгы авыл бәйрәменнән күренешләр. Быелгысын күрәсегез...
-
"Яшьлек" студиясе тамашачылар мәхәббәтен яулады
Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумынында эшләп килүче театр студиясе кичә Арча районының Утар Аты авылы мәдәният йортында Илгиз Зәйни әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Ай кызы" спектаклен күрсәтеп, авыл халкының мәхәббәтен яулады. "Яшьләр булгач, бу кадәр уйный алырлар дип уйламадык та, ә алар шундый оста икән..." - безнекеләргә бирелгән бәя шундый...
-
Аңлашып яшәүгә ни җитә... - балалар караңгыга калмас
"Киме авыл җирлегенә кергән авыл урамнарында баганаларга куелган утлар көйли торган. Кич караңгы төшкәч яна, төнге сәгать 11ләр тирәсендә сүнә. Иртән сәгать 4 ләрдә яна, 6 сәгать 30 минут тирәсендә сүнә. Балалар мәктәпкә барганда караңгыга калалар..." - дип борчылалар авыл җирлегендә яшәүчеләр. - Булды андый хәл. Без электр утын сакчылрак...
-
Зона бәйгесендә Әтнәнең КВН командасы – беренче!
Кичә кич билгеле булды нәтиҗәләр. Яңа Әтнә мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйләҗева "Безнең "Аннан-моннан" командасы республикакүләм уздырыла торган КВН чемпионатының Арчада узган зона турында уйнап беренче урын алды... - безнең егетләргә җитүче булмады", - дип куанып шалтыратты. Бу команданың чыгышын караучылар шулай буласына шикләнмәгәндер. Уенчылары кемнәр диген: Бузунов Тәбрис, Бузунов...
-
2018 елда Татарстанда 10 авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы төзеләчәк
2016-2017 елларда Татарстанда авыл җирлеге башкарма комитетларының 120 бинасы капиталь ремонтланды һәм 11 яңа бина төзелде. (Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2018 елда Татарстанда 10 авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы төзеләчәк һәм шундый 38 объект ремонтланачак. Бу максатларга 100 миллион сум акча бүленгән. Авылларда башкарма комитет биналарына капиталь ремонтлар...
-
Татарстанда -25 градуска кадәр суыта
Урыны белән бераз кар явачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бүген, 20 гыйнвар көнне, республикада һава температурасының шактый түбән төшүе көтелә. Татарстанда аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә -15..-20, аязган вакытта -25 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез -11..-16 градус салкын....