Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

25 протокол төзелгән

“7-14 февраль көннәрендә район юлларында әнә шул санда административ протокол төзелгән” , – дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Шулар арасыннан биш йөртүче – куркынычсызлык каешын такмаган, өчесенең – иминият полисы юк, унберенең номерлары пычрак, бишесе документын өйдә оныткан өчен җаваплылыкка тартылган. Бер йөртүче руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утыруда шикләнелә.

“Руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утырган дип йөртүчедән шикләнәсез икән, 2-15-75 яки 2-15-80 телефонына шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, шалтыратулар аноним рәвештә кабул ителә. Үзебезне һәм якыннарыбызны бәла-казадан саклыйк дисәк – бу бик мөһим. Игътибарлы булыйк”, – дип кисәтә бүлекчә җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев