Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Кырыкалдарлар алдый. Алдана күрмәгез

“Күпме әйтеп, язып торсак та, кырыкалдарлар кармагына эләгүчеләр бар әле районыбызда, – дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров.

– Соңгы арада килеп чыккан ике очрак шул хакта сөйли. Билгеле булганча, аларның берсендә мошенниклар райондашыбызның электрон почтасын ватып керә. Карта номеры әлеге почтага бәйле була күрәсең. Нәтиҗәдә, зыян күрүче 10 мең сум акчасыннан “колак кага”. Икенче очракта, банк вәкиле дип шалтыратучыга райондашыбыз картасы турында бөтен мәгълүматны әйтеп бирә. Банк картасында акчасының ул күләмдә булмавын да белеп тора, югыйсә. Нишләтәсең, бер авыз пешмичә – өреп каба белмибез шул инде без.
“Кабатлап әйтәм, банк вәкилләре, яки банкның сак хезмәте дип шалтыратучыларга беркайчан да ышанмагыз. Алар исеменнән бары тик мошенниклар гына шалтыратырга мөмкин!” – ди җитәкче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев