Район авылларының берсендә яшәүче А. узган елның май аенда берәүгә сугу нәтиҗәсендә җәмәгать суды тарафыннан административ җәзага тартыла.
Бер уйласаң, бу аңа билгеле бер сабак булырга тиеш кебек. Әмма – юк шул. Декабрь аенда А. административ җәзага тартылган хәлдә, икенче берәүнең ишек алдында, аңлы рәвештә, көнләшү нәтиҗәсендә, тормыш иптәше Г.га карата физик көч куллана. Нәтиҗәдә, Г. җиргә егыла, ә А. бер тапкыр аның уң иңбашына һәм ике тапкыр йөзенә сугып, тормыш иптәшен физик авыртуга дучар итә. “А.га карата җинаять эше ачылды, тикшерү дәвам итә”, – дип хәбәр итте безгә Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.
Нет комментариев