Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

19 градуска кадәр җылытачак

Алдагы көннәрдә Татарстанда температура күтәрелү көтелә.

 Киләсе атна башында ук республикага тыныч һәм бик җылы һава торышы киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

10 апрельдә 15 градуска кадәр җылы була. Юлларның аерым урыннарында бозлавык булырга мөмкин.

Якшәмбе көнне төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә атмосфера фронты йогынтысы сакланачак: яңгырлар көтелә, температура — 0-5 градус, урыны белән 8 градуска кадәр җылы булачак. Урыны белән бозлавык саклана. Көндез явым-төшем булу ихтималы аз, һава температурасы — 7-12, кайбер районнарда16 градуска кадәр күтәрелә.

«Алдан фаразлаулар буенча, киләсе атна башында антициклон йогынтысында тыныч аз болытлы һәм бик җылы һава торышы булачак. Көндезге сәгатьләрдә температура 14-19 градуска кадәр күтәрелүе көтелә», — диде синоптиклар.   

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/08-04-2021/kil-se-atnada-tatarstanda-19-graduska-kad-r-ylytachak-5818333

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев