2 сентябрьгә һава торышы
2 сентябрьгә һава торышы
2 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы, боз явуы ихтимал. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 17-22 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +13..+18˚, көндез +20..+25˚, көнчыгыш районнарда урыны белән +28˚ градус.
Кимүче ай, ай кысла йолдызлыгында.
Туфракны сукаларга, түтәлләр ясап куярга, компост кертергә була. Кырау төшкән очракта карлыган, крыжовник һәм кура җиләге төбендәге туфракны казырга кирәк. Консервацияләү өчен сырганак, кара миләш җыярга була. Суганчалы чәчәкләрне утыртып куярга була.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/weather/01-09-2021/2-sentyabrg-ava-toryshy-m-ay-kalendare-5835907
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев