21 майга һава торышы
Һава торышы

21 майга һава торышы

21 майга һава торышы һәм ай календаре.

21 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, һәм боз яварга,  яшен булырга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүчән талгын җил исәчәк, урыны белән секундына 15-20 метрга, кайбер урыннарда 24 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә +12.+17˚, көндез +22.+27˚ градус җылы булачак.

Үсеш алучы ай, ай кыз йолдызлыгында.

Бакча җиләген эшкәртергә кирәк. Җиләк-җимеш куаклары үсентеләрен тамыр җибәртү өчен уңай вакыт. Күпьеллык чәчәкләрне үрчетү һәм минераль ашламалар белән тукландырырга кирәк. Берьеллык чәчәкләрне, яшелчә үсентеләрен туфракка һәм бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга мөмкин.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/weather/20-05-2021/21-mayga-ava-toryshy-m-ay-kalendare-5823962


Нет комментариев