Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

9 апрельгә һава торышы

9 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

9 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, көнчыгыштан уртача тизлектә, төнлә урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә -1..+4°, көндез +4..+9°, көнчыгыш районнарда +13° градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.

Кимүче ай, ай балык йолдызлыгында.
Үсемлекләргә органик ашламалар сибәргә була. Кишер, ачы торма, редис орлыкларын теплицага чәчү өчен уңай вакыт. Тәбәнәк булып үсә торган томат рассадаларының тамырларын бозмыйча һәм туфрагын коймыйча гына аерым савытларга күчереп утыртырга кирәк.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/weather/08-04-2021/9-aprelg-ava-toryshy-m-ay-kalendare-5818280

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев