Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Аномаль җылы һава торышы татарстанлыларны атна ахырына кадәр сөендерәчәк

Татарстанда урнашкан аномаль җылы һава торышы бу атна ахырына кадәр сакланачак, дип хәбәр итә ТР

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Шулай итеп, якын көннәрдә, 6-9 майда, республика элеккечә үк антициклон йогынтысында булачак, димәк, температура фоны югары булачак.
7 майдан 9 майга кадәр Татарстанның көнбатышында кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы 9-15 градус җылы, көндез +20дән +26 градуска кадәр булачак.
Синоптиклар фаразлары буенча, 10 майдан һава торышына көнбатыштан килгән циклон йогынты ясый башлаячак. Димәк, урыны белән яңгыр яварга мөмкин, хәтта яшенле яңгырлар да булырга мөмкин. Әмма температура фоны нормадан югарырак калачак.
Чыганак: https://kazan.mk.ru/social/2020/05/06/anomalno-teplaya-pogoda-budet-radovat-tatarstancev-do-konca-nedeli.html?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&utm_campaign=dbr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев