Иртәгә көчле җил көтелә
Һава торышы

Иртәгә көчле җил көтелә

Начар метеорологик күренешләр иртәгә дә күзәтелә.

 12 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән безнең районда да  урыны белән,  көчәйгәндә 15-18 м/ска кадәрле көчле җил көтелә, дип хәбәр итә Әтнә янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ильяр Гыймадиев. 

Иртәгә аязучан болытлы һава көтелә. Яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан 8-13, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15- 18 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +1..+3, максималь һава температурасы көндез +6..+8.

С.Мингатина фотосы


Нет комментариев