Киләсе атна башында Татарстанда -15 градуска кадәр салкын булуын фаразладылар
Татарстанда ял көннәре җылы булачак, ә киләсе атна башында явым-төшемсез кыска вакытлы салкыннар көтелә. Мондый фаразны «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов әйтте.
Аның сүзләренчә, шимбә көнне температура нуль градус тирәсендә торачак, бераз кар явуы ихтимал. Якшәмбе суыта башлаячак, һәм кичкә термометр баганалары минус билгесенә кадәр төшәргә мөмкин.
«Киләсе атна башы – дүшәмбе-сишәмбе көннәре – салкын булачак. Республикада температура -10...-12 градуска, ә көнчыгышта -15кә кадәр төшәчәк. Бу, әйтик, кышның беренче, ләкин кыска вакытка гына килүе. Атнанның калган өлешендә янә бераз кар белән бергә температура күтәрелүе күзәтеләчәк», – дип уртаклашты Шувалов.
Метеоролог якын арада әһәмиятле кар катламы көтелми, дип өстәде. Яуган кар, мөгаен, 10–12 декабрьдә көтелә торган киләсе җылы дулкында эреп бетәр, дип фаразлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев