Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Май аена һава торышы: давыл, эсселек һәм яңгырлар, яңгырлар…

Синоптиклар чираттагы катаклизмнар турында кисәтте. Хәзер инде язгылары турында.

Белгечләр раслаганча, май ураганнардан башлана.

Алар фикеренчә, быел Россиядә аномаль кыш тәэмин иткән климат җылыну язгы сюрпризлар да китереп чыгара. Май, алар әйтүенчә, давыллы булачак. Өстәвенә, ул бөтен ил буенча көтелә.

Мондый табигый күренешләр, гадәттә, май азагында була, чөнки календарь җәй башына төбәктәге һава җылына, ә Артикада салкын кала. Һава массаларының шундый контрастлыгы аркасында ураганнар ихтималы берничә тапкыр арта.

Әмма быел ураганнар, әйтик, башкала төбәгенә майның беренче көннәрендә үк килергә мөмкин. Алар гадәттәгедән күпкә куәтлерәк булачак, чөнки Төньяк диңгез һәм Мәскәү өлкәсе арасында һава температуралары аермасы соңгы елларда шактыйга арткан.

Җилнең тизлеге секундына 30 метрга җитәргә мөмкин.

Метеорологлар шулай ук Мәскәү өлкәсендә һава температурасын плюс 25кә кадәр фаразлый. Ә урыны белән тагын да эссерәк һава торышы көтелә. Тик туңдырулар да булыр диләр - аерым көннәрдә кинәт салкын булачак. Мондый үзгәрүчән һава торышы язның соңгы аена хас. Болар барысы да озакка сузылган явым-төшемнәр белән үрелеп барачак.

Болытлы һәм яңгырлы һава торышы 20 майга кадәр дәвам итәр дип көтелә. Күк йөзе болытлар белән капланыр, ә яңгыр тавышы күпләрне туйдырырга да өлгерер.

Белгечләр майның тагын бер күңелсез күренеше - атмосфера басымы бозылу турында да хәбәр итәләр. Ул, аеруча башкала төбәгендә яшәүчеләрне җәй буе диярлек борчырга мөмкин.

Чыганак: http://www.oka.fm/new/read/social/Prognoz-pogody-na-maj-uragany-shtormy-zhara-i-dozhdi/?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&utm_campaign=dbr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев