Синоптиклар Татарстанда ялларда +30-35 градуска кадәр эссе булачагы хакында кисәтте
Җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, якындагы өч көндә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми, температура +35 градуска кадәр күтәреләчәк.
16 майда көндез температураның +30, +35 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
17 майда төнлә минималь һава температурасы +12, +17, республиканың көнбатыш районнарында +21 градус тәшкил итәчәк. Көндез температура шулай ук +30, +35 градуска кадәр күтәрелә.
18 майда төнлә минималь һава температурасы шулай ук +12, +17, көнбатыш районнарда +21 градус тәшкил итәчәк. Көндез температура +30, +35 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан исә, талгын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев