Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
Һава торышы

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Иртәгә, 23 февральдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә төньяктан көчле җил исәчәк.

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, республикада урыны белән җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Шул вакытта Казанда җилнең тизлеге секундына 15-16 метрдан артмаячак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«Татар-информ» агенлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда 25 февральгә кадәр -39 градус салкын сакланачак. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/22-02-2021/tatarstan-sinoptiklary-k-chle-il-turynda-kis-t-5808363


Нет комментариев