Татарстанда 16 градуска кадәр җылы булачак
Һава торышы

Татарстанда 16 градуска кадәр җылы булачак

Бүген республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтелә.

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, вакыт-вакыт яңгыр явып узачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана.

Көндез һава температурасы +7дән +12 градуска кадәр, ә көнчыгыш районнарда +16 градуска кадәр көтелә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/11-04-2021/tatarstanda-16-graduska-kad-r-yly-bulachak-5818799


Нет комментариев