Тиздән беренче кар явачак
Һава торышы

Тиздән беренче кар явачак

Киләсе атнада Әтнәдә кар явачак ди яндекс погода

Синоптиклар фаразлары буенча, җомга, 16 октябрьдә, әле җылы һава торышы булачак. Төнлә температура 5-10 градустан, көндез +17 градуска кадәр көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр явачак.

Шимбә көнне төнлә яңгыр көтелә, ә республиканың төньяк өлешендә аерым районнарда юеш кар явачак. Көндез дә бераз яңгыр явачак, төнлә +2 градуска кадәр салкын булачак, көндез +5тән +10 градуска кадәр көтелә.

18 октябрьдә, якшәмбе көнне, иртән һәм көндез яңгыр көтелә, кайбер районнарда юеш кар явачак. Җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә температура +1дән -5 градуска кадәр, көндез +12 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/news/530414


Нет комментариев