Әтнәдә эсселек +37 градуска кадәр җитәчәк, сак булыгыз
Һава торышы

Әтнәдә эсселек +37 градуска кадәр җитәчәк, сак булыгыз

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренешләр турында кисәтә.

 8 июль 2020 елның көннең икенче яртысында, 9 июль 2020 елның көннең икенче яртысында урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә максималь һава температурасы +35С  +37С  булган көчле эсселек көтелә. 2020 елның 8 июленнән 15 июленә кадәр урыны белән урманнарның югары – 4 класс янгын куркынычы булуы көтелә.


Нет комментариев