12 октябрь – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы хезмәт ветераннары!
12 октябрь — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне.
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз.
Сезнең фидакарь хезмәтегез зур җаваплылык таләп итә һәм иң тирән хөрмәткә лаек.
Газетабызда ел дәвамында авыл хуҗалыгы эшчәнлеге турында таныштырып киләбез. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәте һәрвакыт өстен, мактаулы, хөрмәтле булды.
Сезгә чын күңелдән югары күрсәткечләргә ирешүегезне, билгеләнгән планнарыгызның үтәлүен, иртәгәгесе көнгә ышаныч, шулай ук сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев