Әтнә уракка әзерме?
Районыбыз күмәк хуҗалыкларының урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр.
Бу уңайдан Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать өлкәсе инженер-техник бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов җитәкчелегендә махсус комиссия төзелде. Аның составында районыбызның авыл хуҗалыгы белгечләре дә бар иде.
Шөкер, күмәк хуҗалыклар, башлыча, урып-җыюга әзер. Шулай да тагын бер кат карап, төзәтеп чыгарга вакыт бар әле. Эш шунда, комиссия дә билгеләвенчә, елның үзенчәлекле – гаять дымлы, салкынча булуы нәтиҗәсендә, мөгаен, уракка бераз соңга калып төшәргә туры килмәгәе. Алай гына да түгел, масса да бик калын булырга охшаган.
Елның үзенчәлекле килүе аркасында, еш әйтелә торган сүзләрне кабатларга туры килә – мөгаен, эш эшкә ялганачак. Әледән-әле диярлек явып торган яңгырлар терлек азыгы әзерләүне дә тоткарладылар. Урып-җыю чорында боларны параллель рәвештә алып барырга туры киләчәк.
Ә комиссия эшчәнлегенә килсәк, “Күшәр”, “Таң”, Фәйзи Галиев һәм Ленин исемендәге күмәк хуҗалыклардагы әзерлекнең, чагыштырмача, өстенрәк булуын билгеләделәр. Әлбәттә, техник әзерлек кенә түгел, техника куркынычсызлыгы, кадрлар белән тәэмин ителеш, хәтта игенчеләргә хезмәт хакы түләү мәсьәләләре дә каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев