Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Ленин” хуҗалыгы чәчүгә тотынды

Атна башында башланган эш хәерле булыр, диләр.

Биредә шуны күздә тотып, күрәсең, дүшәмбе көнне чәчүгә чыктылар...
Басудагы трактор гөрелтесе колак­ларны иркәли. Җай гына сибәли башлаган яңгыр тавышы белән кушылып, үзенә күрә “Язгы симфония” көе тудыра ул гөрелте. Гомумән, көннең нинди булуына карамастан, язгы чәчү – елның иң матур мизгеле, дип саныйм үзем. Ярар, лирикага бирелмичә, төгәл мәгълүматларга күчик.
“Ленин”ның Илфат Хәкимуллин “иярләгән” “ДТ-75” тракторы Өшкәтә авылы янындагы басуны иңли. Чәчүчеләре – Габделбәр Хәкимҗанов белән Айзат Хәйруллин.
– Көтеп алган көн бу. Яңгыр яуса да күңелле. Дөрестән дә, язның бер көне ел туйдыра шул, – дип каршы алдылар алар.
– Башлап карадык. Менә бу яңгыр гына азрак тоткарлык ясар, ахыры. Егетләр – тырыш, язгы чәчү уздыру буенча бернинди проблема да юк, һава торышы мөмкинлек бирсә, озакка сузмабыз дип уйлыйм, – ди “Ленин”ның баш агрономы Әнәс Хәйруллин.
Чәчәр алдыннан Ришат Хәкимуллин “Амазония” агрегаты белән аммиак селитрасы кертеп чыккан. Ашламаны “КамАЗ-манипулятор” белән Нияз Хәйруллин чыгарган.Тагын бер “дизель” тракторы, тракторчысы Раил Галләмов, чәчү алды тырмасы уздыра. Басу башында ике “ГАЗ-53” машинасы тора: берсе – Айдар Сәмигуллин, бирегә орлык чыгара, икенчесе – Наил Замалиев, ашлама китерә. Алар да болытлы күк йөзенә ишарәләп:
– Яңгыр яуса туктарбыз, мөгаен, – диләр.
Шулай булып чыкты да, без килеп бераз вакыт узуга, яңгыр коя ук башлады. Нәтиҗәдә, бу көнне чәчү тукталды.
Олы Бәрәзә янындагы басуда да эш тукталган иде. Биредә “Нью-Холланд” тракторында “Турбосем” агрегаты чәчә. Тракторчылары – Илнар һәм Ильяз Биктимеров. Орлыкны Ринат Камалиев, ашламаны Рөстәм Шәрәфетдинов чыгарып тора. Соңгы икесе “ГАЗ-53” машиналарында эшлиләр. Биредә культиваторлар белән басуга аммиак та кертәләр. Анысын “К-704” тракторында Илшат Хәйретдинов һәм “Т-150” тракторы белән Илназ Гайнуллин башкара. Аммиак суын “КамАЗ” белән Рүзәл Хәкимов чыгара.
Моннан соң, Бәрәскәдә урнашкан амбарда да булдык. Биредә 16 ел дәвамында амбар мөдире вазифасын башкаручы Булат Садыйков белән очрашып сөйләштек.
– Ел әйләнәсендә эшнең туктаганы юк. Биредә эшләү күңел күтәренкелеге бирә. Ә шулай да язны үзгә бер рәхәтлек белән көтеп алам, – ди ул.
Аның белән саннар сугылган, рәт-рәт булып бер сафта торучы складларны әйләнеп чыктык. Куанып әйләнерлек шул - ындыр табагының территориясе тоташ асфальт белән капланган.  Шушы җәйдә куанычлы яңалык та көтәләр: ашлык киптерә торган «КЗС»ны сүтеп, шушында ук, аның белән янәшә яңа ашлык киптерү агрегаты сафка басачак. «Тукай»дагы кебек үк булачак ул, бирегә газ линиясе сузып, газ белән эшләячәк. Инде бу агрегатның шактый өлешен бастырганнар да.
Амбар мөдире әйтүенчә, эшкә бернинди тоткарлык юк, көннең аязуы гына кирәк. Ә монысы – шифалы яңгыр булсын иде!
Белешмә
Баш агрономнан алган мәгълүматларга караганда, 22 апрельгә 45 гектар җирдә арпа һәм 14 гектар мәйданда солы чәчкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев