“Таң” уңышы көткәннән югары
Районыбыз күмәк хуҗалыкларында урып-җыю эшләре дәвам итә.
13 август көненә район буенча урып-җыйган мәйданнар тиешленең, якынча яртысын тәшкил итте. Мәкаләдә телгә алынучы “Таң” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативында да шул чама.
Моннан да бигрәк, биредә уңышның мул булуына куаналар. Күмәк хуҗалыкның баш агрономы Шакирҗан Халиков бу турыда сорашкач:
– Көткәннән югарырак булды, – дип елмайды.
Елмаерлык сәбәпләр күп монда. Әйтик, Казандагы үзара хезмәттәшлек итүче оешмадан килгән агроном-консультант Елена Прещипенко белән очрашкач, моңа тагын бер кат инандым. Эш шунда, биредә билгеле бер басуларда әлеге оешма югары уңыш алу нисбәтеннән тәҗрибәләр уздыра. Үзара аралашканда агроном-консультантның ихлас елмаюын күргәч үк, бу тәҗрибәләрнең уңышлы баруы аңлашылды.
Сүз уңаеннан күмәк хуҗалык җитәкчесе дә, баш игенче дә биредә иделәр. Әлбәттә, һәрберебез йотлыгып бу басуда әйләнүче комбайннарны күзәтте. “Тимер аты” каршындагы каршылыкны алып ташларга дип төшкән комбайнчы Раушан Вәлиәхмәтов белән дә, комбайны аз гына “чыгымлап тукталган” Хәйдәр Хөснетдинов белән дә бераз сүз алышырга өлгердек үзе. Соңгысына янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы Алмаз Хаҗиев белән “КамАЗ” шоферы Марс Насыйбуллин ярдәм кулы сузганнар. Игенчеләр үзләренең эш нәтиҗәләреннән дә, эш шартларыннан да канәгать.
– Комбайн штурвалы артында унҗиденче сезон эшлим. Быел эшләргә рәхәт, күңел үсә, – ди Раушан Вәлиәхмәтов.
Комбайнчылар Рәүф Ибраһимов, Хәйдәр Хөснетдинов, Илгиз Әкбәров, Фидаиль Әхмәтҗанов, Динар һәм Алмаз Халиковлар, югарыда телгә алган Раушан Вәлиәхмәтов һәрберсе эштә сыналган, тырыш игенчеләр. Уңыш мул. Шуңа күрә шоферлар Марс Насыйбуллин, Камил Нурмөхәммәтов, Рамил Хәсәнов, Рафил Сибгатуллин, Илфат Сабитов, Илсур Гыймадиев, шул исәптән комбайнны кулдашы йөрткәндә Алмаз Халиков та берөзлексез басу-ындыр табагы юлын таптыйлар. Ашлык белән бәйле эшнең күп булуына алар да сөенәләр генә.
Кыскасы, “Таң”да югары уңышлы урып-җыю эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев