Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы органик авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә ярдәм итәргә әзер

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә органик җитештерү буенча киңәшмә узды.

Чарада “Тест Татарстан” РСМҮ” ОСПУ җитәкчесе Сергей Гогин, шулай ук «Органика» УМЦ, Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре, республика районнарының авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Киңәшмәне “Тест Татарстан” РСМҮ” ОСПУ җитәкчесе Сергей Гогин ачты.

«Бүгенге көндә 5 гариза карала. Алар арасында - «Спарта Н.Р.» КФХ, «Исхакова Р. Ш.» КФХ, «Маслаков Д. Г.» КФХ, «Гафиуллин Р. Н.» КФХ һәм “Арго” АХП” ҖЧҖ. Барлык гаризалар да алынган, документлар тикшерү өчен тапшырылган. Продукцияне сертификацияләүгә мөрәҗәгатьләр республикадан читтә дә керә. Терлекчелек предприятиеләрен эшкәртүгә кушылырга чакырабыз", - диде Сергей Гогин.

Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзләрен кызыксындырган сорауларны ачыктан-ачык сөйләшү форматында тикшерделәр.

Чара ахырында Илдус Габдрахманов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының органик җитештерүгә күчү мәсьәләсендә барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итәргә әзер булуын билгеләп үтте.

“Агымдагы елда органик җитештерүгә керешүне планлаштырган авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр 10 апрельгә кадәр органик продукция үстереләчәк мәйданнарны билгеләргә һәм “Тест Татарстан” РСМҮ” АҖенә теркәлү өчен гариза бирергә тиеш”, - диде министр урынбасары.

Исегезгә төшерәбез, органик продукция җитештерүнең күчеш чорында булган яисә органик җитештерүгә туры килү-килмәүгә беренчел сертификацияләүне узган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә алынмый калган уңышны каплауга ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе проекты эшләнде. 2021 елдан мондый статьяга 10 млн. сум каралган.

Сертификацияләнгән органик продукция җитештерергә теләгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линия телефоны 8-800-444-16-70, «Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» каршындагы «Органика» укыту-методика үзәге телефоны 8(843)277-58-16 һәм “Тест-Татарстан” РСМҮ” АҖ телефоны 8(843)295-42-24 буенча консультация алырга мөмкин.

Чыганак: https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1960644.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев