Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чебиләр сатып алуга тотылган чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү башлану турында игълан итә

Субсидияләр күләме түбәндәгечә карала: бер күркә чебиенә - 200 сум; бер казга - 200 сум; бер үрдәккә - 120 сум; бер бройлер чебиенә - 100 сум.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарга 2025 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр яшь кош-корт (каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләре) сатып алуга тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидия бирү өчен 2025 елның 2 июленнән 16 июленә кадәр гаризалар кабул итү башлану турында игълан итә.

Субсидия түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелә: чебиләр авыл хуҗалыгы кошлары үрчетү белән шөгыльләнүче һәм Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан сатып алынган булырга тиеш; сатып алына торган чебиләрнең яше - 30 көннән дә зуррак булмаска тиеш; бер шәхси ярдәмче хуҗалыкка алына торган чебиләр саны 50дән 100 башка кадәр булырга тиеш; сатып алына торган чебиләр партиясенә ветеринария документлары җыелмасы булырга тиеш.

Субсидияләр күләме түбәндәгечә карала: бер күркә чебиенә - 200 сум; бер казга - 200 сум; бер үрдәккә - 120 сум; бер бройлер чебиенә - 100 сум.

Документлар “Минем субсидияләр” (Мои субсидии”) системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

Җаваплы хезмәткәр белән түбәндәге телефон аша элемтәгә керергә мөмкин: Мөхәммәтҗанова Айгөл Әнәс кызы, +7 (843) 221-76-48.

Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документ формалары Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-soderzhanie-doynih-korov.htm.

Кече хуҗалыклар субъектларына ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев