Арылар да Бөек Җиңүнең 75 еллыгына 75 төп агач утырттылар
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Арылар да Бөек Җиңүнең 75 еллыгына 75 төп агач утырттылар

Күлле Киме авыл җирлегенең үзәгендә 75 төп агач утыртылганын хәбәр иткән идек. 1

Ары авылында да Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә мәдәният хезмәткәрләре 75 төп ылыслы агач үсентеләрен утырттылар.

- Үсентеләрне иман йортыбыз ,балалар мәйданчыгы тирәләренә утырттык. Безнең эшләгәнебезне күреп,  үзенең матур теләкләрен тели - тели Рәхимә апабыз да безгә кушылды. К мәк көч таулар күчерә. Тирә - юньгә матурлык өстәп,"Без монда " дип,  үсеп китәрләр әле,  Аллаһ боерса. Еллар гына тыныч булсын, - дип хәбәр итте  Ары мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Кадимова.

Ф.Кадимов фотолары


Нет комментариев