Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

“Хәтер китабы”: сугыш урлаган балачак

“Сез мылтык тотып дошманга каршы яуга күтәрелмәгәнсез... Граната күтәреп дошман танкларына каршы бармагансыз... Салкын окопларда ятмагансыз... Әмма бөтен җаныгыз-тәнегез белән Җиңү көнен якынайту өчен көрәшкәнсез”. Олы Мәңгәр авылында гомер иткән сугыш чоры балаларына багышлап үткән очрашуны авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова әнә шул сүзләр белән башлап җибәрде.

Сугыш урлаган балачак... Әтиледән әтисез, әни­ледән әнисез үткән ба­лачак... Бәхетсез балачак... Тулы бер буын – сугыш чорында туган бу сабыйлар инде хәзер күптән ак яулыклы, түбәтәйле әби-бабайлар булсалар да, төшләренә кереп йөдәт­кән ачлы-туклы әнә шул балачакларын күз яшь­лә­реннән башка хәтерлә­рендә барлый да алмыйлар. Сугыш аларның күбе­сен ятим калдырган, ту­ганнарыннан аерган... Сугыш аларны туган җирләреннән, туган нигезләреннән куптарып алган... Күпләр өчен шатлык китергән Җиңү бәйрәме дә аларның күбесе өчен йөрәкләргә уеп кергән авыр яра. Ул яра моңарчы да төзәлмәгән, хәзер инде тө­зәлә алмаячак та.
“Мәңгәр” күмәк ху­җалы­гы, авыл советы җирлеге, ветераннар сове­ты, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре бер булып киңәшеп, фи­керләшеп, әнә шул яраларны беразга гына булса да җиңеләйтеп җибәрү уе белән авыл ашханәсенә җыйды аларны. Кемдер кушуы буенча да, таләп итү буенча да түгел, Бөек Җиңүнең 75 еллык олы юбилее якынлашкан көннәрдә бераз күңелләрен күтәреп, бәйрәм белән котлап, сыйлап, бүләкләп китү өчен.
Мондый чараларда бик еш булырга туры килә. Эшем шуның белән бәйле булгач, аны яктыртасы, күрсәтәсе килеп тә чакыра­лар. Әмма шунысына игътибар иткәнем бар, чын ихластан әзерләнгән чара белән тиешме – тиеш дип әзерләнгәне арасында аерма җир белән күк арасы. Авылдашларым булган өчен генә түгел, дөресен әйтәм – мәңгәрләр бу юлы да сынатмады.
Җиңү бәйрәме, әле җитмәсә аның олы юбилейлар белән бәйле булганнары үткән көннәрдә без гадәттә, сугыш ветераннарын, тыл ветераннарын зурлап хөрмәт итәбез.. Билгеле, бик матур күренеш – Җиңүдә аларның өлеше зур, алар безгә тыныч күк йөзен, аяз таңнарны, имин көннәрне бүләк иткән ихтирамга лаек затлар. Тик менә шул вакытта сугыш чоры балаларының бер читтә, ятим булып калулары гына бәгырьне телә. Аларның күбесе инде тиешле хөрмәтне күрми бакыйлыкка да күчеп беттеләр. Әрнеп, үпкәләп китмәсеннәр иде... Үзләре сайлап алган язмыш түгел бит.
Бу очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы рәисе Тәлгать Мостафин, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Тәхәвиев өлкәннәрне котлап, ихлас теләкләрен җиткерделәр. Авылдашыбыз, “Изгелек” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзә­ге җитәкчесе Зөлфирә Зарипова матур котлаулары белән бергә моңлы җырларын да бүләк итте аларга. Китапханәче Гөлшат Гарифҗанова әзерләгән “Хәтер китабы” презентациясен караганда күпләр күз яшьләрен көчкә тыеп утырды. Тирән эчтәлекле презентация барышында  фотоларда үзләрен, әти-әниләрен, якыннарын танып, тагын бер кат хатирәләрен барладылар.
Кичәне оештыручыларның берсе булган Хәлимә Закирова аны бик җанлы итеп алып та барды. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәргә матур чыгышларын бүләк иттеләр. “Балкыш” ветераннарның иҗат фес­тивалендә катнашып, зо­на бәйгесенә үткән Илсөяр апа Вәлиева чыгышы да иң көчле алкышларга лаек булды. Форсаттан файдаланып, үзләренең күңел түрендә йөрткән фикер-киңәшләрен дә әйтеп уздылар. Авылыбызның аксакалы Наил абый Гарифҗанов, тарихчыбыз Илсур абый Шакиров, күп еллар бригадир булып хезмәт куйган ихтирамга лаек зат Нәҗип абый Халиков – һәр чыгыш  очрашу уңаеннан шатлану   белән бер үк вакытта илебезнең үзләренә карата битараф калуына үпкә хисләре белән дә сугарылган иде.
Өч сәгатьтән артык вакыт сизелми дә узып кит­те. Рәхәтләнеп сөйләш­теләр – серләш­теләр, бергәләп фотоларга төштеләр, бүләкләргә ихластан сөенделәр – олы кеше өчен тагын ни кирәк инде?!
Авылда яшәүче 46 сугыш чоры баласының 32се биредә иде ул көнне. Хәтта күрше Арча районында туганнарында яшәгән Сай­мә апа Әхмәтова да  ерак араларны якын итеп, авылдашлары үткәргән бәй­рәмнән читтә калмаган иде. Бер күрешү – үзе бер гомер, шул.
Сугыш чоры балаларын җирлеккә кергән Иске Мәңгәр һәм Бәхтияр авылларында да шулай зурлап  хөрмәт иттеләр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев