Мәңгәрләр ветераннарга медаль тапшырдылар
988
0
Бәйрәм алдыннан җитәкчеләр ветераннарга бүләк ясады, бу бүләк тылның бар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән ветеран хатын-кызлар өчен икеләтә кадерле булды. Аларны җитәкчеләр ике бәйрәм белән берьюлы котлады.
Олы Мәңгәр авылында урнашкан "Мәңгәр" хуҗалыгы ашхәнәсенә җирлектәге дистәдән артык ветеранны табын әзерләп чакырды алар. Хәрби кием кигән кызлар хезмәт күрсәтте.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре, авылның ике мөхтәрәм кешесе - ветераннар советы рәисе Хәлимә Закировага, мөхтәрәм укытучы, авыл тарихын өйрәнеп китаплар чыгаручы хәбәрчебез Илсур Шакировка "ТАССРның 100 еллыгы" истәлек билгесе тапшырылды ул көнне.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Тәхавиев, Мәңгәр мәктәбе директоры Гөлия Мөхәммәтшина катнашып, ветераннарны бәйрәм белән котладылар.
Ветераннарның сорауларына җавап бирделәр. Табын артында сыйланып, үзләрен зурлаучыларга рәхмәт укып, концерт карады алар.
Фәридә Филатова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев