Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Муса Җәлил күккә күтәрелде

“Аэрофолот” компаниясе очкычына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый исем бирергә тәкъдим итте.

Моннан соң татар халкының бөек шагыйре беренче тапкыр һавага күтәрелде.

Бүген ул Мәскәүнең “Шереметьево” аэропортыннан беренче рейсын ясады. Бу хакта Татарстан Яңа Гасыр телерадиокомпаниясенең федераль һәм мәскәү хакимиятләре белән элемтә буенча генераль директор урынбасары Динә Газалиева үзенең Instagram социаль челтәрендә хәбәр итә.

Ул үз битендәге сәхифәдә: “Бөек герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртүче очкыч беренче рейска чыга. Узган ел ахырында авиакомпания җитәкчелегенә әнә шундый тәкъдим белән @rusminnikhanov (Президент Татарстана Рустам Минниханов – Т-И) чыккан иде. Һәм менә нәтиҗәсе!” дип яза журналист.

Ул очкычка герой-шагыйрь исемен бирүне Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуга 100 ел булуга бер дигән бүләк дип тә атаган.

https://www.instagram.com/p/B_o9qaVnVb3/?utm_source=ig_web_copy_link

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев