Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белгеч сүзе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, яшенле яңгыр булганда, үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе, һава торышы бозылганда, гражданнарга үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртә.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә республика Гидрометүзәккә сылтма белән хәбәр иттеләр.

Көндез 28 июньдә республиканың көнчыгыш районнарында яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 15-20 м/с булачак.

Һава торышы бозылганда урамда калсагыз, электр линияләреннән, агачлардан, реклама такталарыннан, витриналардан ераграк булырга тырышыгыз. Җил көчәйгәндә подъездга яки подвалга качып тору хәерле. Боз яуганда урамга чыгарга киңәш ителми. Урамда калсагыз, ышыкланыр җир табыгыз, һич югы башыгызны боздан кием йә сумкагыз белән булса да каплагыз, дип кисәтә коткаручылар.

Әгәр автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, туктап бинага керү мөмкинлеген карарга кирәк.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/27/166768/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев