Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

1 апрельдән кайбер ташламалар гамәлдән чыгарылачак

Кайбер ташламалар илдә коронавирус пандемиясе фонында кертелгән иде.

Апрель аенда Россиядә коронавирус пандемиясе чорында кертелгән кайбер ташламалар гамәлдән чыгарылачак. Бу хакта «Парламентская газета» хәбәр итә.

Аларның беренчесе - сигез яшькә кадәрге һәр балага бирелә торган 5 мең сум күләмендәге яңа ел түләүләре. Россиялеләрнең күпчелеге аларны узган елның 25 декабренә алып бетерде.

Эшләүче 65+ категорияле гражданнарга эшкә яраксызлык кәгазе - больничныйлар бирелмәячәк. Алар Covid-19 аркасында чикләүләр вакытында бирелә иде.

Моннан тыш, Үзәк Банкның коронавирус вазгыяте аркасында керемнәрнең бер өлешен югалткан россиялеләр өчен кредитларны реструктуризацияләүгә кагылышлы рекомендацияләре үз көчен югалтачак. Мондый гаризаларны физик затлар, үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр 31 мартка кадәр бирә ала. 1 апрельдән кредит оешмаларының бурычлары булган клиентларын торактан чыгаруны тыю да бетерелә.

Эшсезләрне дәүләт хезмәтләре һәм «Работа в России» порталы аша онлайн теркәмәячәкләр, шулай ук эш бирүчеләр кәгазь күчермәләрсез булган онлайн-документларны әйләнештән чыгара.

1 апрельдән Министрлар Кабинетының җитештерүчеләр, тәэмин итүчеләр һәм сәүдә челтәрләре белән шикәр һәм көнбагыш маена бәяләрне киметү турында килешү төзү зарурлыгы турындагы карары үз көчен югалтачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/24-03-2021/rossiyad-1-apreld-n-kayber-tashlamalar-gam-ld-n-chygarylachak-5814724

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев